6 март көнне ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы һәм «Балыкчы. Аучы» күргәзмәсенең ачылышы булачак.

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

6 март көнне ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.

Утырыш «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә узачак. Чарада Комитетның 2018 елдагы эшенә йомгак ясаячаклар һәм 2019 елга куелган планнар һәм бурычлар турында фикер алышачаклар.

Шулай ук, 6 март көнне сәгать 10:00, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Балыкчы. Аучы» исемле 13 нче махсуслаштырылган күргәзмәне  ачу тантанасы узачак.  Анда балык тоту, ау һәм актив ял итү өчен товарлар тәкъдим ителәчәк.  Күргәзмә 6-10 март көннәрендә 3 нче павильонда  үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International