Бүген кышкы маршрутны исәбкә алу һәм кабанга һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләргә ау сезоны тәмамлана.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның  28 февраль  көне - 2018-2019 еллардагы кышкы маршрутны исәпкә алуның  соңгы көне.

Шулай ук, бүген кабанга һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләргә (бүре, төлке, кондыз, сусар) ау чоры тәмамлана.  Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәт кәгазьләрен алган барлык аучыларга да, 20 көн эчендә, рөхсәт кәгазьләрендә табыш алу турында мәгълүмат формасын тутырырга һәм аларны алу урыны буенча тапшырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, рөхсәт кәгазьләрен  вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International