Спас районында балыкның һава җитмәүдән үлүе турында

2019 елның 15 марты, җомга

13 март көнне ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына социаль челтәрдән, сай участоклар урнашкан, Болгар шәһәрендә балыкның һава җитмәүдән үлүе турында хәбәр килде. Урынга ДТКТ «Спас» директоры һәм хезмәткәрләре, Дәүләт комитетының район бүлеге башлыгы булган төркем җибәрелде. Хәзерге вакытта вәкаләтле ведомстволар белгечләре тарафыннан балык үлүнең төгәл сәбәпләрен билгеләнә.

Кышкы чор (аеруча февраль азагы – март башы) - сулыкларда су биологик ресурларының торышы өчен иң начар вакыт. Су дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, балык кислород җитмәүдән күпләп үлә, бигрәк тә аннан күлләр, буалар һәм сай сулы  участоклар җәфа чигә.

Быел Дәүләт комитеты тарафыннан, битараф булмаган гражданнар катнашында, балыкның һава җитмәүдән үлүенә каршы чаралар оештырылды. Аңа сәнәгатьче балыкчылар, һәвәскәр балыкчылар, гражданнар һәм үсеп килүче буын актив кушылды.  Берничә ай эчендә балыкның һава җитмәүдән үлүенә каршы көрәш чараларда 600дән артык кеше катнашты (шуларның 152се-балалар һәм мәктәп укучылары). Инде сулык мәйданының 118 участогында 2300нан артык буа һәм майна борауланган. Региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыкларының аеруча саклаулы табигый территорияләренә аеруча зур игътибар бирелә, хезмәткәрләр көче белән буалар бораулау буенча көндәлек эш алып барыла.

Сусаклагычларның гидрологик режимы үзенчәлеген, Республика территориясендә су фонды җирләренең зур мәйданын (шулардан, балык һава җитмәүдән үлүгә аеруча дучар ителгән,8 меңнән артык күл генә) исәпкә алсак, әлеге чаралар җитәрлек түгел һәм алдагы елларда волонтерлардан һәм тиешле техникадан аеруча зур ярдәм кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International