Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә Чистай шәһәренең Җиңүнең 40 еллыгы урамында кар көртендә кыр кәҗәсе ятуы турында мәгълүмат керде. Урынга килеп җиткәч, ата хайван икәне билгеле булды. Аны урам этләре куып йөргәнгә күрә, ул курыккан һәм көчсезләнгән иде.
Хайванны тоттылар һәм соңыннан аңа ветеринар ярдәм күрсәттеләр. Җитди имгәнүләр юк, тик уң аягында кечкенә генә ярасы бар иде. Хәзер хайванны ДБУ «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»нә терелгәнчегә кадәр күчерделәр, аннары кыр кәҗәсен иреккә чыгарачаклар.