«Табигать чаңга суга»

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Шундый исем астында  Арча районының 6нчы урта мәктәбендә ,Халыкара елгалар көненә багышланган, «Экологик суд» үткәрелде.  Анда «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Чарада катнашучыларга «Кешеләр, табигатьне саклагыз!» һәм «Кешелеккә мөрәҗәгать»  исемле презентацияләр күрсәтелде. Суд процессы дәгъвачыларының һәм җавап бирүчеләрнең искиткеч сәхнәләштерелгән чыгышы күпләрне экологик һәлакәт турында һәм аның кешелеккә янавы турында уйланырга мәҗбүр итте.  Укучылар һәм кунаклар, тыюлык белгечләренең эчтәлекле чыгышы аша, республикада һәм районда булган экологик хәл һәм экологик проблемалар турында белделәр. Шулай ук республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре, үткәрелә торган экологик акцияләр, конкурслар турында да белделәр.

Актив катнашучылар ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталарын алдылар, ә иң кыйммәтле бүләк- мәктәпкә тапшырылган, Кызыл китапның яңа басмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International