Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Арча районы 6 нчы урта мәктәбе белән берлектә, планга кертелгән «Без Кызыл китаптан» дип аталган класс сәгате үткәрделәр. Тыюлык белгечләре Кызыл китапка кертелгән Татарстан Республикасының саклана торган территориясендә яшәүчеләр турында сөйләделәр, аның яңа редакциясе белән таныштырдылар. Укучылар үз чиратында театральләштерелгән чыгыш күрсәттеләр. Мавыктыргыч уен-викторина ярдәмендә балалар Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрнең һәм хайваннарның исемнәрен кабатладылар, шулай ук хайваннар дөньясы белән бәйле конкурс уздырылды, анда балалар үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләрен күрсәттеләр. Викторинада һәм конкурста актив катнашучыларга ТР Дәүләт комитетының мактау грамоталары тапшырылды.