Бөтендөнья су ресурсларын саклау көне

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

   Узган атнада Татарстан Республикасының кайбер районнарында (Чистай, Тәтеш, Арча, Буа, Әгерҗе, Азнакай һ.б.)  урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Бөтендөнья су ресурсларын саклау көненә, ә гади генә әйткәндә “ Су көне”нә багышланган экологик дәресләр узды.      Дәүләт комитеты хезмәткәрләре укучыларга суны сакчыл файдалану кирәклеге турында, сулыклар янында үз-үзеңне тоту культурасы турында, елгаларны пычратуның нәтиҗәсе турында һәм суның бөтен тереклегенә ничек кирәк булуы турында җиткерергә тырыштылар.

 Укучылар фикер алышуга кушылдылар һәм суны ничек сакларга кирәклеге турында үз фикерләрен әйттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International