Сакларга һәм арттырырга – Әтнә районында мәктәп экологик конференциясе

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә урта мәктәбе нигезендә «Республикабызның биологик төрлелеген саклыйк һәм арттырыйк» дип исемләнгән район экологик конференция узды. Конференция эшендә ТР Әтнә районының 12 мәктәп укучылары катнашты. ТР Дәүләт комитетының "Ашыт" дәүләт тыюлыгы белгечләре-Әхмәтҗанов Р. З., Мөхәммәтҗанова А. Р., Абдрахманова Г. И. үз эшләре, киләчәк максатлар турында сөйләделәр һәм укучылардан әлеге мөһим темага үз фикерләре белән уртаклашырга сорадылар. Балалар үз чыгышларында безнең республиканың биологик төрлелеген саклау һәм арттыру буенча актуаль проблемаларга кагылдылар. Конференциядә чыгыш ясаучыларга  һәм актив катнашучыларга Татарстан Республикасының  Биоресурслар буенча дәүләт комитеты дипломнары һәм истәлекле бүләкләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International