Бәлки Татарстан Республикасында күптән юкка чыккан төр табылгандыр.

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Узган атнада Каракүл күленнән ерак түгел (Түбән Кама районы), монда яшәүче кешеләрнең берсе, ташбака табып,  аны фотога һәм күлгә җибәрүен видеога төшереп алды.

Фотосүрәтләр, төрне төгәл билгеләү өчен, белгечләргә җибәрелде. Булган материал гына төгәл раслау өчен җитмәскә мөмкин, әмма алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, бу—күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә күренмәгән һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының 3нче басмасыннан «юкка чыккан төр» буларак төшереп калдырылган Европа саз ташбакасы.

Әгәр дә сез бу хайванны күргән булсагыз, Комитетка 8 (843) 211 68 62телефон номеры буенча шалтыратыгыз ( яки фото/видео материаллар булган очракта Kseniya.Vanyukova@tatar.ru почтасына җибәрегез).​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International