«Кышлаучы кошлар тормышында кеше роле». Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында экология-биология үзәгендә сөйләделәр

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Түбән Кама балалар экология-биология үзәгендә чираттагы экологик белем бирү чарасы үткәрделәр.  Төп максат -балаларны кышлаучы кошларны саклау һәм яклау буенча иҗади һәм гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү, кошларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес интерактив формада узды, балалар кышлаучы кошлар турында, аларның яшәү үзенчәлекләре турында белемнәре белән уртаклаштылар, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре  авыр вакытта каурыйлыларга ярдәм итәргә, әйләнә-тирәлеккә карата үз гамәлләренең нәтиҗәләрен аңларга өйрәттеләр.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының бер юнәлеше булып, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү, табигатькә сак караш тәрбияләү, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына игътибар, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтү тора.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International