Табигатьне ярату культурасы. Арчаның мәктәпкәчә яшьтәге балалары кышлаучы кошлар турындагы викторинада катнаштылар

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

«Туган якның кышлаучы кошлары» табигать саклау акциясе кысаларында, Арчаның 2нче балалар бакчасында канатлыларның тормышына багышланган викторина узды. Балалар табышмаклар чиштеләр, тематик шигырьләр сөйләделәр. Чараны «Ашыт» тыюлыгы белгечләре үткәрде. Алар кышлаучы кошлар, аларның үз үзен тотулары, дөрес рацион турында кызыклы фактлар сөйләделәр һәм җимлекләр ясарга өйрәттеләр.

Оештырылган белем бирү эшчәнлегенең максаты: балаларның кышлаучы һәм күчмә  кошлар, елның төрле фасылларында кошлар тормышы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү. Табигатькә сакчыл, кайгыртучан караш, канатлы дусларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Чара ахырында нәниләргә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International