Дәүләт комитеты законсыз балык тотуга багышланган матбугат конференциясендә катнашты

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 12 декабрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында законсыз балык тотуга багышланган матбугат конференциясе булып узды, анда Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Ирина Викторовна Мөстәкыймова чыгыш ясады.

Матбугат конференциясендә браконьерлыкны булдырмау буенча гомумреспублика эше, шул исәптән соңгы 3 елның нәтиҗәләре, балыкчылык кагыйдәләре кебек мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук балыкчылыкка кагылышлы законнардагы соңгы үзгәрешләрне искә төшерделәр, браконьерларны тоту мисаллары турында фикер алыштылар, бозда булу кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Су биоресурсларын саклауда җәмәгатьчелек роленә аерым игътибар бирелде. Ирина Викторовна мәктәп укучылары, һәвәскәр балыкчылар һәм башка гражданнар катнашында ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру һәм чокырчыклар бораулау буенча табигать саклау акциясенең нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук ул браконьерлык фактлары һәм ташландык ятьмәләр турында белгечләр тарафыннан оператив эшкәртелә торган «Халык контроле» порталы аша хәбәр итәргә мөмкин булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International