Узган атнада Дәүләт комитеты хезмәткәре Алексеевск районында үткәрелгән рейд барышында Кече Чирмешән елгасындагы табигать һәйкәле территориясендә тыелган балык тоту кораллары –ятьмәләрдән файдаланып балык тоткан браконьерларны тоткарлады.
Биләр авылында яшәүче 4 кеше җинаятьче булып чыкты. Тоткарлау вакытында алардан 48 данә балык, шулай ук 5 ятьмә һәм 3 боз боравы тартып алынды. Хәзерге вакытта материаллар полициягә тапшырылды.
Җинаять эше каралганда, аеруча саклана торган табигый территориядә (бу очракта – табигать һәйкәле) законсыз балык тоту, авырайткыч хәл булып торуы турында исегезгә төшерәбез.