«Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт». «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре бишенче сыйныф укучылары белән экологик грамоталылык сәгате үткәрделәр

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре ТР ЧМР «3нче Гимназия» МББУның 5 нче сыйныф укучылары янына барып кайттылар. Алар өчен «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт»дигән экологик белем сәгате үткәрделәр. Чараның максаты - балаларны Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштыру , балаларны табигатькә сакчыл карарга өндәү.

Балаларга Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, ни өчен аны булдыру кирәклеге килеп чыгуы турында сөйләделәр. Укучылар кайгыртуга мохтаҗ булган хайваннар, үсемлекләр, кошлар турында, аларны яклау мөмкинлекләре турында белделәр.

Балалар уенда актив катнаштылар һәм табигать турында табышмаклар чиштеләр. Иң актив катнашучыларга тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International