Аерым игътибар һәм саклау. Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә «Кышын кошларны ашатыгыз» дип исемләнгән акция бара

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Яшь буынны кышлаучы кошлар проблемаларына җәлеп итү, кошларны саклау максатыннан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты  «Кышын кошларны ашатыгыз» дип исемләнгән акция үткәрә. Бу балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик активлыгын арттыруга ярдәм итә.  Чираттагы чара Арча район мәдәният йортының күпфункцияле үзәге паркында узды. 4 нче номерлы башлангыч мәктәп укучылары («Күренми торган сакчы» клубы әгъзалары) өчен биредә «Кошлар-безнең дусларыбыз»дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Иҗади-танып - белү уен формасында балалар безнең төбәкнең кышлаучы кошларын искә төшерделәр, башка төркем кошлар- күчмә кошлар, узып китүче кошлар белән таныштылар. Оештыручылар - «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан, көчле салкыннар һәм кар яуганны исәпкә алып, елның салкын вакытында терлек азыгы әзерләү һәм кошларны ашату үзенчәлекләренә зур игътибар бирелде. 

Бәйрәм ахырында бәйрәмдә катнашучылар парк территориясендә алдан ясалган яңа җимлекләр элделәр, аларга әзерләп куелган азык салдылар.

Мондый акцияләр шулай ук «Зөя буйлары» ДТКТда  һәм « Зөя» ДТТда үткәрелде. Катнашучылар бүләкләр алды, ә педагогларга үсеп килүче буынга экологик белем бирүдә зур өлеш керткәннәре өчен, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Кышлаучы кошларга яшәү шартлары тудыру буенча чаралар март аена кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International