Идел-Кама тыюлыгының сак зонасында гомуми озынлыгы 2 чакрымга якын булган берьюлы 22 ятьмә тартып алдылар. Бу закон бозу ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы дирекциясенең уртак рейды вакытында, Саралин участогының сак зонасы акваториясендә (Лаеш районы) ачыкланды.
Булдырылмый калган зыян 440 мең сум чамасы тәшкил итте. Ятьмәгә эләккән балык һәм кыслаларны коткардылар һәм кире табигый яшәү мохитенә чыгардылар.
Биологик су ресурсларын законсыз тоту коралларын файдаланып тоту, шулай ук аеруча саклана торган табигый территориядә тоту тыела һәм үзе артыннан РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе нигезендә, 300-500 мең сум штраф, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасын тарта.
Законсыз балык тоту белән шөгыльләнүче затларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә.