Ульяновск яшәүчесе табигать тыюлыгында законсыз балык тоткан өчен тоткарланды

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Су  биологик ресурсларын законсыз тоткан өчен, Ульяновск өлкәсенең яшәүчесенә җинаять җаваплылыгы яный. Яңа ел каникуллары вакытында Дәүләт комитеты тарафыннан контроль көчәйтелде, даими рейдлар уздырылды.  6 нчы гыйнвар көнне Куралово авылы янында, региональ әһәмияттәге комплекслы юнәлешле "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә, районара бүлек башлыгы гражданинның законсыз гамәлләрен ачыклады. Идел елгасы акваториясендә  үзе янында кармак җепләре,  ятьмәләр - балык тоту өчен тыелган корал, «Пегас» кар йөрү машинасы, барлыгы 30 данәдән артык кәрәкә, чуртан һәм сазан балыгы булды. Урынга полиция хезмәткәрләре килде. Тоткарланган затка 256 статьяның 1 өлеше буенча җинаять җаваплылыгы яный. Кар йөрү машинасы хәзер штраф стоянкасында тора.  Закон нигезендә өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штраф, яки дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки ике елга кадәр төзәтү эшләре, яки шул ук срокка иректән мәхрүм итү каралган.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International