Татарстанда 30 мең гектарга якын мәйданлы яңа тыюлык барлыкка килде

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Татарстанда региональ әһәмияттәге  ландшафт юнәлешендәге «Идел киңлекләре» дип аталган яңа дәүләт табигый тыюлык оештырылды.  Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин тиешле карарга имза куйды.

29 076 гектар мәйданлы тыюлык биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш муниципаль районнарында һәм Казан шәһәренең муниципаль берәмлегендә уникаль ландшафт комплексларын саклау максатларында оештырылды.

Тыюлыкны булдыру зарурлыгы рекреация, биологик су ресурсларын законсыз тоту, индустриаль куллану, төзелеш материалларын табу кебек антропоген йөкләнешнең артуы белән бәйле. Шулай ук бу территориядә тикшерү уздыру нәтиҗәсендә Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләре барлыгы ачыкланды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International