Махсус шартлар. Азнакай балаларына тыюлыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Азнакай шәһәренең 13-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тыюлыклы табигать турында сөйләделәр. Экологик белем бирү чарасын «Чатыр-Тау» ДТКТ хезмәткәрләре үткәрде. Алар тыюлыкларның әһәмияте, сирәк һәм юкка чыга торган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырдылар.

Дәүләт табигый тыюлык-аеруча саклаулы табигать территорияләренең берсе, биологик төрлелекне саклау һәм саклана торган табигый комплексларны һәм объектларны табигый халәтендә саклау, фәнни тикшеренүләр оештыру һәм үткәрү, дәүләти экологик күзәтчелекне тормышка ашыру максатыннан, табигый территорияләрне саклау өчен хуҗалык кулланылышыннан тулысынча алынган.

Мондый чаралар Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан даими рәвештә, табигатькә сак караш тәрбияләү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экологик белемнәрне арттыру максатыннан үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International