Татарстанда «Парклар маршы» акциясе старт алды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Чирек гасыр тыюлык табигатенә булышабыз!» дигән девиз астында «Парклар маршы-2020» халыкара табигать саклау акциясе старт алды. Бу акция Россиянең һәм чиктәш  илләрнең аеруча саклаулы табигый территорияләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Быел ул 25 нче тапкыр үткәрелә.

Акциянең төп максаты-планетада яшәүчеләрнең игътибарын аеруча саклаулы табигый территорияләр проблемаларына җәлеп итү, аларга реаль практик ярдәм күрсәтү, ватандашларыбызның аңында табигый һәм мәдәни байлыгыбыз өчен горурлык хисе уяту.

2020 ел хокук өлкәсендә дә истәлекле вакыйгалар белән кызыклы - «Аеруча саклаулы табигать территорияләре турында»гы  һәм «Хайваннар дөньясы турында»гы законнарның 25 еллыгы. Чирек гасыр бу законнар табигатьне саклыйлар, чирек гасыр Парклар маршы аларга аеруча саклана торган табигый территорияләргә ярдәм  итәргә булыша.

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Парклар маршы – 2020» акциясе кысаларында 2020 елның 23 мартыннан 1 июненә кадәр киләсе конкурсларда катнашырга чакыра:

 «Туган як табигате » балалар сәнгать иҗаты;

 «Җирне чиста саклыйк» дигән экологик десантлар (аеруча саклаулы табигать территорияләрен, паркларны, аллеяларны, мәйданнарны җыештыру һ.б.).

Конкурсларны үткәрү һәм аларга куелган таләпләр белән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында http://ojm.tatarstan.ru/rus/ekologicheskoe-prosveshchenie.htm яки 8(843)211 68 62 телефоны буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International