Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясенең таралуын булдырмау максаты белән, Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында, 2020 елда язгы ау белән бәйле барлык чараларны, туктатып тору турында карар кабул ителде. Шул исәптән:
- аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул итү;
- аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү;
- аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтү.
Бу чаралар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 26 мартыннан «2020 елның 25 мартында Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумы утырышы йомгаклары буенча кабул ителгән карарлар турында»гы күрсәтмәсе нигезендә кертелде, аның нигезендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына гражданнар күпләп килә торган урыннарда хезмәт күрсәтүне туктатырга тәкъдим ителде.
Мондый карар шулай ук республиканың бөтен территориясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясе таралуын булдырмау чаралары турында»2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән билгеләнгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында зарури булып тора.
Әлеге чаралар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлнең тотрыклануына кадәр кертелде.