Хөрмәтле гражданнар!

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның  29 апреленнән 349 нчы номерлы карары белән,  федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, республика территориясендәге  аучылык җир-суларында язгы ау тыела.
Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә аучылык рөхсәт ителгән диеп аңлау дөрес түгел, чөнки Россия Федерациясе субъектларының аучылык өлкәсендәге вәкаләтләре бу территорияләргә кагылмый.
Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә аулау,  бу территорияләр турындагы  нигезләмәләр белән тыела.
Шулай итеп, язгы ау Татарстан Республикасының бөтен территориясендә тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International