ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты белгечләре белән очрашты.
Очрашу барышында яклар ведомствоара багланышлар мәсьәләләре, шулай ук төбәкнең балык хуҗалыгы комплексында очрый торган проблемалы мәсьәләләр комплексы турында фикер алыштылар.
ВНИРО вәкилләре үз эшләре турында сөйләделәр һәм фильм тәкъдим иттеләр.
Киңәшмә йомгаклары буенча яклар киләчәктә багланышлар турында килештеләр һәм су биоресурсларын саклау һәм торгызу мәсьәләләрендә уртак чаралар планын билгеләделәр.