Татарстанда ,Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән әзерләнгән, «Балык-Булсын!» табигать саклау чаралары комплексы дәвам итә.
Акция кысаларында, республикада абориген балык төрләре популяциясен арттыру өчен ясалма уылдык чәчү ояларын урнаштыра башладылар. Аерым алганда, Спас районында «Спас» ДТКЗ территориясендә 4700 оя урнаштырганнар. Чараны Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, заказник белгечләре, ихтиологлар һәм балыкчылар үткәрде. Ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру – Татарстан Республикасының су биоресурсларын яңадан торгызу һәм саклау өчен кирәкле чара.
Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып , барлык чаралар да җәмәгатьчелекне җәлеп итмичә генә үткәрелде. Коронавирус инфекциясенең таралуын профилактикалау чаралары үтәлде.