Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Дәүләт комитеты белгечләре Лаеш районының Рождествено авылында Мишә елгасында балык үлү очрагын ачыкладылар.

2020 елның 9 мае, шимбә

Территорияне вәкаләтле ведомстволар - Балык күзәтчелеге бүлеге, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, галимнәр, район полиция бүлеге белән бергә тикшереп чыктылар, шулай ук Лаеш балык заводы хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. Сынауның башлангыч нәтиҗәләре кислород дәрәҗәсе һәм су температурасы нормада булуын күрсәтте. Анализларның җентекле нәтиҗәләре 13 майда билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International