Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» ландшафт юнәлешендәге дәүләт табигать заказнигы чикләренә керүче утраулардагы җир бүлемтекләрен файдалануны гамәлдәге законнарга туры китерү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәдә Яшел Үзән һәм Лаеш районнары башкарма комитетлары, шулай ук Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Идел утрауларында урнашкан бакча корылмаларын кадастр исәбенә кую тәртибе турындагы мәсьәлә каралды.