Бу атнада Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Сергеевич Батков дәүләт комитетының ярдәмче хуҗалыгына– «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә барып кайтты.
Ул ярым ирекле шартларда үрдәкләрне, фазаннарны, йорт куяннарын, боланнарны үрчетү һәм табигатькә кире кайтару эше буенча, ярдәмче хуҗалык үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте.
Аучылык ресурсларын тоту шартларын камилләштерү өчен, Федор Сергеевич «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесен бөртекле культуралар белән тәэмин итү перспективасын, ягъни ярдәмче хуҗалыкны азык базасы белән тәэмин итүне иң мөһим бурычларның берсе итеп куйды.
Аучылык хуҗалыгының тояклылар өчен, шулай ук башка хайваннар өчен дә азык базасы, ярым ирекле шартларда терлек асрауда беренчелекле роль уйный, чөнки урманда җәйге азык запасы кыш белән чагыштырганда уннарча тапкыр күбрәк. Өстәвенә, кар күп яуса, кышкы азыкны табу авырая, һәм булган дефицитның тискәре нәтиҗәләрен тагын да арттыра.