Агымдагы елның уылдык чәчү чорында, Дәүләт комитеты инспекторларының көчәйтелгән эше нәтиҗәсендә, 53 миллион сум күләмендә су ресурсларына китерелгән зыянны булдырмый калуга ирешелде. Барлыгы 2020 елның 25 апреленнән 5 июненә кадәр 3840 рейд чарасы үткәрелде. Тикшерүче органнар тарафыннан административ җаваплылыкка 1264 хокук бозучы тартылды, бу узган елгы күрсәткечтән 15% ка югарырак, сулыклардан 3603 законсыз тоту коралы алынды.
"Уылдык чәчү" операциясе су биологик ресурсларын торгызу өчен уңай шартлар тудыру максатыннан ел саен үткәрелә. Күзәтчелек эшчәнлеген ныгыту өчен, Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе белән хезмәттәшлек оештырды, бу эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде.