7 кабан машина астына кереп һәлак булды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Минзәлә районында М-7 Мәскәү-Уфа автотрассасында Опель автомобиле йөртүчесе 7 кабанны бәрдерде-3 ана кабан һәм 4 кабан баласы. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә барлык хайваннар да һәлак булды. Машина йөртүче "Кыргый хайваннар" билгесе куелган участокта тиешле тизлекне сайламаган.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында автомобиль йөртүчеләрне тыюлыклар, заказниклар янында яки урман җирлегендә бик сак һәм игътибарлы булырга, кыргый җәнлекләр барлыкка килү ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирүче билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм сәяхәткә якты вакытта чыгарга өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International