Чуаш Республикасының су ресурсларын 7 меңнән артык Татарстан маймычы тулыландырды

2020 елның 26 июне, җомга

Татарстанның «Биосфера ФИШ» балыкчылык комплексында үстерелгән 7260 данә чөгә балыгын кичә Чуашстанның Идел плесына чыгардылар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, патша балыгын Кызыл китаптан чыгару максаты белән, бер рәт чаралар үткәрелә. Этапларның берсе-Татарстан һәм күрше төбәкләр акваторияләрен балыкландыру. Су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова билгеләп үткәнчә, маймычларны әзерләү һәм күчерү процессы Комитет белгечләре контролендә үткәрелә. Чыгару алдыннан балык кирәкле күләмгә кадәр үстерелә һәм балык кыргый мохиттә җиңел җайлашсын өчен кирәкле шартлар тудырыла. Чөгә балыгы кислород бирелә торган махсус савытларда күчерелә.
Бүген Татарстанда елга 1 миллион чөгә балыгы  маймычын җитештерү җайга салынган. Якын киләчәктә куәтләрне киңәйтү планлаштырыла, бу 5 миллионга якын маймыч үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Чара аеруча кыйммәтле төрләрнең популяциясен торгызу максаты белән үткәрелә һәм биологик ресурсларны яңадан торгызу процессында мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International