Буа районында ял көннәрендә яхшы вакыйга булган. Җирле кеше йорт яны территориясендә бүдәнә карчыгасын тапкан. Кош үләндә сикергәли, ләкин оча алмый.
Ул ерткычны бәладә ташламаска карар кылган, кошны тота алган һәм аны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә үзе алып та килгән. Белгечләр кошны карыйлар һәм аның канаты зарарланганын күрәләр.
Хәзер карчыга Яшел Үзән районындагы тернәкләндерү үзәгендә. Белгечләр кошны тергезү өчен барысын да эшлиләр. Мөмкин булуга, аны табигый яшәү тирәлегенә чыгарачаклар.