Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре “Тәтеш шәһәре “Каенкай” балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесендә тәрбияләнүчеләргә табигатькә сак караш турында сөйләделәр. Аеруча игътибар күлләрне, елгаларны һәм су биоресурсларын саклауга бирелде.
Чара барышында балалар квест-уенда актив катнаштылар һәм сулыкларның яр буе линияләрендә чисталык саклауның мөһимлеге, экосистемага чүп-чарның йогынтысы турында белделәр.
Очрашу ахырында балалар истәлекле фотога төштеләр һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүләкләре белән бүләкләнделәр.
Мондый чаралар халыкның экологик культурасын формалаштыру һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максаты белән үткәрелә.