Утырыш Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Клюшкин Иван Владимировичка, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклауга керткән зур өлеше өчен, «Татар АССР төзелүгә 100 ел» дип исемләнгән истәлек билгесен тапшыру белән башланып китте.
Көн тәртибендә региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» ландшафт юнәлешендәге дәүләт табигый заказнигында, су алмашуны булдыру өчен, өем территорияләрендәге су китү юлларын чистарту, шулай ук 2020 елгы уылдык чәчү йомгаклары каралды.