1 июль гомумроссия тавыш бирү көне

2020 елның 30 июне, сишәмбе

25 июньнән 1 июльгә кадәр Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү бара.
Тавыш бирү җиде көн - 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итә. Июнь аенда эш режимы төрле урыннарда төрлечә булырга мөмкин, 1 июльдә күпчелек пунктлар җирле вакыт белән 8.00 сәгатьтә ачыла һәм 20.00 сәгатьтә ябыла.  
Барлык теләүчеләр дә  25 июньнән 1 июльгә кадәр өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү яки үз участок комиссиясенә шалтырату да җитә. Бернинди дә мөһим сәбәпләр күрсәтергә кирәк түгел.
Онлайн-тавыш бирү тәүлек буе 30 июньнең 20:00 сәгатькә  кадәр ачык, шул ук вакытта бюллетеньнәр бирү 19:59 сәгатьтә туктатылачак. Әгәр дә нинди дә булса сәбәп аркасында онлайн тавыш бирә алмасалар, 1 июльдә участокка килеп шәхси тавыш  бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International