Татарстанда байбакларның санын исәпкә алу тәмамланды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 4 июненнән 1 июленә кадәр региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик (аучылык) тыюлыклары һәм аучылык биләмәләре территориясендә дала байбакларының  санын исәпкә алу үткәрелде. Татарстан Республикасының бөтен территориясе буенча мәгълүматларны берләштерү өчен, исәпкә алу белешмәләре 2020 елның 13 июленә кадәр Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына тапшырылачак.
Республика территориясендә бер төр байбак яши- ул дала байбагы. Бу төрнең төп яшәү урыны -республиканың көньяк-көнчыгыш территориясе. Байбакларның иң зур колонияләре Азнакай һәм Лениногорск муниципаль районнарында урнашкан. Шулай ук Буа муниципаль районында тарихи колонияләр бар, алар яши торган территорияләрдә «Яңа Тинчәле байбак колониясе» һәм «Үтинкә байбак колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре оештырылды.
Шулай ук исегезгә төшерәбез: 2013 елның 12 апреленнән  УП-303 номерлы  «Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында, аулау параметрларын билгеләү турында» гы Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы нигезендә, республиканың барлык аучылык җир-суларында байбакларга 2022 елга кадәр һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International