Аучылар республикада хайваннар дөньясы объектларын саклауны һәм алардан файдалануны оештыру турында үз фикерен хәбәр итә ала

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аучылар арасында сораштыру үткәрә. Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклауны һәм файдалануны оештыру турында булган фикерне ojm@tatar.ru. электрон адресына җибәрергә мөмкин. Теләк буенча, мөрәҗәгать аноним характерда булырга мөмкин. 
Аучылар өчен анкета Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре»бүлегендә урнаштырылган. Сылтама: https://ojm.tatarstan.ru/anketa-dlya-ohotnikov.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International