Производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген төзү турында

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Хөрмәтле аудан файдаланучылар, 9.01.2014 елдан  4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының боерыгы нигезендә, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге төзелә. Белемнәрне тикшерү 2020 елның 3-4 сентябрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм аларны тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.
Документларны кабул итү срогының соңгы көне: 2020 елның 26 августы.
Барлык документлар Комитетка турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның законлы вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яисә 420088, Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, салынган әйберләрне тасвирлап, почта аша җибәрелергә мөмкин. Мәгълүматның яңаруын Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)» бүлегендә «Производство аучылык тикшерүе»өстәмә битендә күзәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International