2000 елның 7нче июлендә Татарстан Республикасының Тәтеш районы территориясендә «Озын Алан» тарихи-архитектура һәм табигать паркы төзелде. 2004 елда Татарстан Республикасының табигый-тыюлык фондын махсус саклау режимын көчәйтү максаты белән, парк Төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигый тыюлыгы итеп үзгәртелде.
406,09 гектар мәйданлы тыюлык уникаль табигый ландшафтны, табигый комплексларны, биологик төрлелекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк объектларын саклау һәм торгызу максатыннан оештырылган республика әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигый территория булып тора.
Тыюлык администрациясе түбәндәге бурычларны үти: урман-дала Иделенең табигый ландшафтын, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннарның һәм үсемлекләрнең яшәү урыннарын саклау һәм торгызу; «Озын Алан» тыюлыгы территориясендә рекреация эшчәнлеген җайга салу; экологик белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм тормышка ашыру; экологик туризмны оештыру һәм гамәлгә ашыру.