Бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан «Идел киңлекләре» экопаркына чираттагы рейд оештырылды.
Чиспияков билгеләп үткәнчә, заказник 2019 елның декабрендә, Идел елгасының утрау системасының уникальлеген саклап калу, табигать комплексын антропоген йогынтыдан саклау, шул исәптән хайваннарны һәм үсемлекләр дөньясын саклап калу максаты белән оештырылган. Экосистема, хайваннар һәм үсемлекләр өчен яшәү урыннары булдырып, табигый ландшафтка әверелде. Сусаклагычлар оешканнан бирле төр составы да, инде ун ел эшли торган комплекс үзе дә үзгәрде. Ул билгеле бер төр хайваннарга, үсемлекләргә, шул исәптән Россия һәм Татарстанның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләргә яшәү өчен нигез булды.