Бүген «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы һәм «Печище геологик киселеше» аеруча саклаулы табигый территорияләрендә, яр линияләрен чистарту буенча «Россия суы» дип исемләнгән акция узды. Активистлар, якын-тирәдә яшәүчеләр, мәктәп укучылары территорияләрне чүп-чардан чистарттылар, пластик, пыяла җыйдылар, үзләренең үрнәге белән табигатьнең сакчыл мөнәсәбәткә мохтаҗ булуын күрсәттеләр. Акциядә катнашучылар барлык ял итүчеләрне дә табигатьтә чүп-чар калдырмаска өндәделәр.
"Уникаль табигать объектларын саклау – безнең уртак бурыч", - дип билгеләп үтте алар.