«Озын Алан» тыюлыгының 20 еллыгын бәйрәм итү дәвам итә

2020 елның 10 июле, җомга

«Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгының 20 еллыгы уңаеннан, мәктәп һәм балалар бакчаларының иң яхшы педагоглары һәм тәрбиячеләре билгеләп үтелде һәм бүләкләнде, алар җитәкчелегендә үсеп килүче буын табигатьне саклау нигезләрен белеп кенә калмый, тыюлык хезмәткәрләре тарафыннан экологик белем бирү эшчәнлеге кысаларында үткәрелә торган төрле конкурсларда һәм чараларда да катнаша. Чарада шулай ук Монастырь авыл җирлеге китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Похлебкина Л. А., Монастырь башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы җитәкчесе Тимарина М. В. катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тыюлык администрациясе тарафыннан аеруча саклана торган табигать территориясендә хокук бозуларны ачыклауның дәрәҗәсен арттыру буенча, шулай ук экологик эшчәнлек кысаларында халыкны колачлауны арттыру буенча нәтиҗәле эш алып барыла.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Тәтеш районының мәгариф бүлегенә, яшь буынга экологик тәрбия һәм белем бирү эшенә иҗади өлеш кертүе өчен, рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International