«Чатыр-Тау» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 20 нче «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәрделәр. Уен формасында балаларга «Чатыр-Тау» тыюлыгы территориясендә очрый торган үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк төрләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар урманда, сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, табигатькә ничек зыян китермәү, хайваннарга, кошларга һәм үсемлекләргә сакчыл караш кирәклеге турында белделәр.
Балалар фикер алышуга актив кушылдылар, табышмакларга җавап бирделәр, уен-викторинада катнаштылар, үзләренең белемнәре һәм табигать турында күзәтүләре белән уртаклаштылар. Чара Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр бирү белән тәмамланды.
Экологик белем бирү чаралары Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан табигатькә сак караш тәрбияләү максатыннан даими рәвештә үткәрелә.