Федор Батков Балыкчы көне белән котлады

2020 елның 12 июле, якшәмбе

Федор Батковның Балыкчы көне белән котлавы:

Тормышны шушы катлаулы һөнәр белән бәйләгән профессиональ балыкчыларны да, һәвәскәр балыкчыларны да, балык тоту -алар өчен спорт, шөгыль, күңелнең үзенчәлекле торышы, табигать белән кушылу ысулы  булып килүчеләрне дә  берләштерүче бу искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. 
⠀Татарстан-федераль округының иң күп сулы регионнарының берсе, аның территориясендә 36 меңнән артык су объекты урнашкан. Безнең төп максат-табигый байлыкларга рациональ һәм җаваплы караш. Бүген су биоресурсларыннан дөрес файдалану, аларны саклау һәм арттыру, балыкчылыкны, аквакультураны, балык эшкәртүне алга таба үстерү мөһим дәүләт бурычы булып тора.
Бүген гасыр буе килгән гадәтләр– табигатькә сакчыл караш, патриотизм, хезмәт сөючәнлек һәм үҗәтлек ныгып килгән нәселле балыкчыларның гаиләләренә аерым хөрмәт һәм ихтирам белдерәсе килә. Чын балыкчы бит -  әйләнә-тирә мохитнең миһербанлыгын, матурлыгын һәм чисталыгын бәяли белә торган табигатьнең дусты.

Барлык ветераннарны һәм балык саклау хезмәткәрләрен, профессионал һәм һәвәскәр балыкчыларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек, балыкчылык түземлеге һәм оптимизм, бай табыш телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International