Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре һәм ЭкОС хәрәкәте активистлары чишмәне төзекләндерделәр

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» табигать тыюлыгы белгечләре «Парклар маршы 2020» халыкара табигать саклау акциясе кысаларында, Әгерҗе районы Кичкетаң авылының үзәгендә урнашкан «Изге чишмә» чишмәсенә экологик десант оештырдылар. Территорияне төзекләндерделәр, коры-сарыдан һәм көнкүреш чүп-чарыннан чистарттылар. Өмәдә ЭкОС экология оешмасы әгъзалары  актив катнашты (Экология, саклау, коткару).
Тыюлык хезмәткәре Әлфия Нуриманова кеше тормышында чиста һәм имин әйләнә-тирә мохитнең нинди роль уйнавы, аның халәтенә кеше саулыгы ничек бәйле булуы турында әңгәмә үткәрде.
Ахырда балалар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүләкләрен һәм татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International