Дәүләт комитеты белгечләре утрауларда законсыз корылмаларны ачыклады

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, Югары Ослан районы башкарма комитеты вәкиле белән берлектә, «Идел киңлекләре» региональ әһәмияттәге дәүләт табигый заказник территориясендә урнашкан утрауларны тикшерделәр.
Рейд барышында закон бозу очраклары күренде, аерым алганда, 5 законсыз корылма ачыкланды.
Материаллар, җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү өчен, Югары Ослан районы башкарма комитетына җибәрелде. Рейдлар дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International