Кама Тамагы районында законсыз кабан тоту

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

ТР Кама Тамагы районының Биби авылы янындагы бодай кырында, «Тәмте аучылык клубы» аучылык хуҗалыгы чикләрендә, кабан дуңгызын хокуксыз аулау факты теркәлде. Кама Тамагы районындагы хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә күзәтү идарәсенең районара бүлеге җитәкчесе Сафин Р.Х., штаттан тыш инспекторлар һәм аучылык хуҗалыгы егерьлары белән берлектә, ВАЗ-2107 автомобилендә Кама Тамагы ш. т. п. кешесе тоткарланды.
Машинаны тикшергәндә, аның багажнигында тиресе салынмыйча  4 өлешкә бүленгән, законсыз тотылган ана кабанның түшкәсе, шулай ук ИЖ-27 маркалы ау мылтыгы, 16 калибрлы обрез, эре ядрә һәм пуля  тутырылган патроннар табылды.
Хәзерге вакытта законсыз аулау факты буенча сораштыру алып барыла. ВАЗ-2107 автомашинасы штрафстоянкага куелды, тартып алынган ИЖ-27 маркалы ау мылтыгы һәм 16 калибрлы обрез баллистик экспертизага җибәрелде. Кабанның түшкәсе Кама Тамагы районының ветеринария лабораториясенә экспертизага тапшырылды. Аучылык ресурсларына 150 мең сумлык зыян китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International