Кыргый тояклы хайваннарны табуга рөхсәт алу өчен җирәбәдә катнашуга гаризалар 6 августка кадәр кабул ителә

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2020 елның 19 августында 14 сәгатьтә Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтләр , очраклы сайлап алу (җирәбә салу) юлы белән бүленәчәк.
 Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны тапшыру вакыты 2020 елның 6 августына 16 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Барлык аучылар да җирәбәдә катнашу өчен, 2009 елның 15 гыйнварындагы 5 - ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Экология кодексының һәм Рөхсәтләр бүлү буенча комиссия эше тәртибе турындагыгы нигезләмә белән билгеләнгән таләпләргә туры китереп, гариза бирә алалар.
Кыргый тояклы хайваннарны табу квоталары һәм нормалары, шулай ук Рөхсәт бирү комиссиясенең эш тәртибе һәм җирәбә салуны үткәрә торган комиссия составы турында нигезләмә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Документлар» > «Җирәбә салу -2020»өстәмә битендә урнаштырылган. Сылтама: https://ojm.tatarstan.ru/informatsiya-o-date-i-vremeni-provedeniya-4735469.htm
Татарстан Республикасы территориясендә 134 аучылык биләмәсе бар, шуларның 97 се-юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә файдалануга бирелгән, 31 е-һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәсе.
Республиканың аучылык фаунасы шактый бай һәм күптөрле. Хәзерге вакытта Татарстанда 71 төр имезүче һәм 290 төр кош исәпләнә. Аучылык ресурсларына 67 төр хайван керә, шуларның 26 – имезүче һәм 41-кош.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International