"Татарстанның тыюлыклар дөньясы" рубрикасы

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Аучылар игътибарына багышлана. Без аулау һәм аучылык хуҗалыгы турында мәкаләләр циклын башлыйбыз.

 

Кызыклы мәкаләләр өйрәнүчеләр өчен дә, тәҗрибәле аучылар өчен дә файдалы булыр. Без кайда һәм нәрсә ауларга кирәклеге турында сөйләячәкбез. Әмма барысы да тәртип буенча.

 

Аучылык спортның бер төре, табигать белән аралашу, сәламәт ял кебек зур әһәмияткә ия. Моңа Татарстан Республикасында табигый шартларның һәм аучылык фаунасының төрле булуы да ярдәм итә.

 

Нәрсәне ауларга?

 

Республиканың аучылык фаунасы шактый бай һәм күптөрле. Хәзерге вакытта Татарстанда 71 төр имезүче һәм 290 төр кош исәпләнә. Аучылык байлыкларына 67 төр хайван керә, шуларның 26сы – имезүче һәм 41е-кош-корт.

 

Татарстан Республикасын аз урманлы регионнарга кертәләр, шуңа күрә аның территориясендә урман- дала өчен хас фауна өстенлек итә. Монда далалар өчен гадәти хайваннар да, кара урманда  яшәүчеләр дә очрый. Ерткычлар арасында төбәктә сусар, төлке, селәүсән очрый. Тояклылар арасында поши, кабан, кыр кәҗәсе бар.

 

Кошларны аулаучыларга урман, су йөзүче, болын киек кошларын: суер, көртлек, вальдшнеп, боҗыр, дупель, урман тавыгы табу мөмкинлеге бирелә.

 

Сүз уңаенда, хәзер, ачык аучылык җир-суларында тояклы хайваннарны (поши, кабан, кыр кәҗәләрен) табу өчен рөхсәт алу хокукына гариза бирергә вакыт.

 

Өстә күрсәтелгән аучылык ресурсларына ау вакыты һәм төрле чикләүләр билгеләнде.

 

Республикада ау вакыты түбәндәге норматив хокукый актлар белән билгеләнде:

1. Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 16.11.2010 ел.  512 номерлы боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләре  белщн(үзгәрешләр белән).

2.  Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында, Татарстан Республикасы Президентының 12.04.2013ел  ПУ-303 номерлы  боерыгы  белән расланган (үзгәрешләр белән), ауны гамәлгә ашыру параметрлары белән.

 

Игътибар! Татарстан Республикасының Кызыл китабына  ак куян, кама, таш сусар, Европа чәшкесе кертелгән. Бу мехлы төрләргә ау, аучылык ресурсларын саклау максатларында, чикләнә.

 

“Кайда аулау?” турында берничә сүз

 

Татарстан Республикасы территориясендә  аулауны, аучылык җир-суларында гамәлгә ашырыра була.

 

Аучылык җир-сулары юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә беркетелгән аучылык җир-суларына һәм һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына бүленәләр.

Беркетелгән аучылык җир-сулары – бу юридик затларга карый торган җир-сулар һәм алар анда аучылык хезмәтләре күрсәтә, территорияне карый, хайваннар дөньясының популяциясен көйләү һәм арттыру чаралары алып бара һ. б.  Аларның территориясендә аулау, алар белән аучылык хезмәтләре күрсәтүгә килешү төзү нигезендә генә тормышка ашырыла һәм, гадәттә, аларның персоналы контроле астында үтә.

Калган аучылык җир-сулары һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына карый. Аларга физик затлар ау максаты белән керә ала (тиешле документлары булса).

Татарстан Республикасы территориясендә 134 аучылык җир – суы бар, шуларның 97 -юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә файдалануга бирелгән, 31 -һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары.

 

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасы» өстәмә битендә башка кызыклы фактлар белән дә таныша аласыз. Сылтама: https://ojm.tatarstan.ru/rubrika-zapovedniy-mir-tatarstana-4736669.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International