Табигатьне бергә саклыйк!

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Арчаның 5нче балалар бакчасында «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре «Яшь экологлар табигатьне саклагыз!»дигән экологик чара уздырдылар.  Уенлы һәм кызыклы формада балалар табигатьтә һәм сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белделәр һәм беркеттеләр. Чараның төп максаты булып ,экологик белем алу һәм әйләнә-тирәлеккә сакчыл, җаваплы, эмоциональ-уңай караш формалаштыру торды. Балаларга табигать турында табышмаклар һәм «Әгәр мин урманга килсәм», «Рөхсәт ителә - тыела» карточкалары буенча уеннар бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International