Үзеңнән башла! Дәүләт комитеты инспекторлары Идел елгасының яр буе полосасына мониторинг үткәрделәр

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Лаеш районында "Идел киңлекләре" табигать тыюлыгы территориясендә Идел елгасы ярында масштаблы табигать саклау акциясе узды. Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе һәм Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы хезмәткәрләре изге эштә берләштеләр. Хокуксыз балык тоту профилактикасы буенча рейд һәм табигать саклау акциясе үткәрделәр. Гомуми озынлыгы 900 метр тәшкил иткән 10 тоту коралы (ятьмәләр) тартып алдылар, яр буе полосасын чүп-чардан чистарттылар.
Чара Татарстан Республикасы халкының аңында әйләнә-тирә табигый мохиткә сак караш тәрбияләү һәм аның байлыкларын рациональ файдалануны  формалаштыруга йөз тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International